news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмаралылар танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов белән очрашты

Башкала кунагына һәркем үзен кызыксындырган сорауларны бирде

(Кукмара, 22 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара район үзәк китапханәсенә галим, танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов килде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бакча эшләрен, җиләк-җимеш үстерергә яратучы кукмаралылар Фарсель абый белән очрашуга бик теләп килгәннәр иде. Башкала кунагына һәркем үзен кызыксындырган сорауларны бирде. Берәүләр виноград үстерү тәртибе белән кызыксынды, икенчеләр кишерләрнең тармакланып үсүенә, бәрәңгеләрдә таплар, тирән тишемнәр булуга үзенең борчылуын белдерде. Шулай ук очрашуда җирне ашлау, алмагачларга су сибү тәртибе, теләдән котылу, май коңгызына, бәрәңге кортына каршы көрәш ысуллары турында да сөйләшенде. Ике сәгатьтән артык барган очрашудан һәркем үзенә кирәкле мәгълүматлар алып таралышты, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot