news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар скандинавча йөрергә өйрәнде

"Кукмара" тау чаңгысы базасында үткәрелгән мастер-класста кырыкка якын кеше катнашты.

(Кукмара, 7 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Пенсия фонды идарәсе һәм "Россия пенсионерлары берлеге" җирле бүлеге белән берлектә скандинавча йөрү буенча мастер-класс үткәрелде. Чара "Кукмара" тау чаңгысы базасында узды, анда теләге булган һәркем катнаша алды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Инструктор Артур Зәкиев скандинавча йөрү күнегүләре турында сөйләгәннән соң, сәламәт яшәү рәвешен яратучы кукмаралылар "Бакыр тау" буйлап юлга кузгалдылар.

-Скандинавча йөрү бөтен яшьтәге кеше өчен дә файдалы, - диде әлеге чарада катнашучы югары категорияле табиб Илдус Вәлиев.

-Бу чарада пенсия яшендәге кырыкка якын кеше катнашты. Без сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга тырышабыз. Катнашучылар арасында скандинавча йөрергә яратучылар клубы оештыру турында тәкъдим булды. Без әлеге фикер белән килешәбез һәм киләчәктә бу юнәлештә эш алып барачакбыз, - диде Кукмара районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Марсил Төхбәтуллин.

Каты буран һәм салкын һава катнашучыларны куркытмады, барысы да мастер-класстан бик канәгать калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100