news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмаралылар республика чемпионатында беренче урынны алды

Кукмараның "Аргамак" командасы мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында республика чемпионатында катнашты.

(Кукмара, 7 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Әлмәт шәһәрендә күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында мини-футбол буенча республика чемпионаты үтте, дип яза kukmor-rt.ru.

Анда Кукмараның "Аргамак" командасы беренче урынны алды. Составында Рәис Шакиров, Мөнир Гыймадиев, Тимур Антипов (Кукмара), Райнур Әсхадуллин (Ядегәр), Валерий Николаев (Ош.Юмья), Рамил Фәйзрахмановлар (Чишмәбаш) булган команданы ярышка тренер Дамир Галиәхмәтов әзерләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot