news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

Алар призлы урыннарга лаек була.

(Кукмара, 2 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар, дип яза җирле басма.

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр 2005 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында үткәрелгән Норлат районы беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыгында 4нче урта мәктәп укучылары Карина Мисюкевич (тренеры - Энҗе Йосыпова) – икенче, Никита Кошкин (тренеры – Данил Шиһапов) өченче урынны алдылар.

Кама Аланында 12-15 яшьлекләр арасында үткәрелгән Киокусинкай каратэ буенча беренчелектә Ядегәр урта мәктәбеннән Ислам Бәшәров, 3нче урта мәктәптән Диләрә Фазлыева, күппрофильле лицейдан Эльвира Минемуллиналар – икенче, күппрофильле лицейдан Тәлгать Җамалиев (тренерлары – Айдар Борһанов) өченче урыннарны яуладылар.

Түбән Кама шәһәрендә ир-атлар арасында Киокусинкай каратэ буенча республика Чемпионатында 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Тимур Гаптелганиев – икенче, Шәүкәт Җамалиев (тренерлары – Айдар Борһанов) өченче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100