news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар Нократ Аланыннан лауреат исеме алып кайттылар

Кукмараны балалар музыка мәктәбенең Марат Хасанов җитәкчелегендәге тынлы оркестр тәкъдим итте.

(Кукмара, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Нократ Аланында тынлы һәм эстрада оркестрларының "Өрәңге яфрагы" ("Кленовый лист") дип аталган IV төбәкара фестиваль-конкурсы үтте. Әлеге чарада Казан, Кирово-Чепецк, Киров, Ижевск, Оричи, Нократ Аланы, Кукмара һәм Удмуртиянең Дебесы авылыннан коллективлар катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмараны балалар музыка мәктәбенең Марат Хасанов җитәкчелегендәге тынлы оркестр тәкъдим итте. Алар "Тынлы оркестр" номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеме алдылар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100