news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушылды

Беренче сыйныфка баручы 84 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды.

(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Ел саен республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе уздырыла. Әлеге игелекле эштән кукмаралылар, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, җирлек башлыклары, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый. Быел да алар, акциягә үз өлешләрен кертеп, хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Ул акчаларга авыр тормыш хәлендә калып, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән беренче сыйныфка баручы 84 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмараның күппрофильле лицеенда оештырылган бәйрәмгә килгән малай-кызларны, аларның әти-әниләре һәм укытучыларын иң элек район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләде:

-Быел районда 695 бала беренче тапкыр белем йортлары бусагасын атлап керә. Әмма, кызганычка каршы, арада ул-кызын тиешенчә мәктәпкә хәзерләү мөмкинлеге булмаган гаиләләр дә бар. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында без аларга бераз булса да ярдәм күрсәтәбез. Шулай ук әлеге акциядән 2-11 сыйныфлар да читтә калмый, - диде ул. – Бәйрәм тантанасы Россия флагы көне белән тәңгәл килгәнлектән, букчалар белән беррәттән балаларга истәлеккә флагчыклар да бүләк итәбез.
Әти-әниләрен җитәкләгән берсеннән-берсе кечкенә балалар, аркаларына уку әсбаплары салынган зур сумкаларны асканнан соң, бераз үсеп, җитдиләнеп киткәндәй булдылар. Мәктәп букчасы шулкадәр килешә үзләренә!

Без Үрәсбаш авылыннан килдек. Гаиләбездә тәрбиягә алынган өч бала үсә. Өлкән улыбыз Михаил быел - бишенче, Руслан - өченче, ә кечкенә кызчыгыбыз Ралинә беренче сыйныфка бара, - ди Гөлнур Андреева. - Мин үзем Түбән Үрәс урта мәктәбендә укытучы булып эшлим. Шунлыктан, быел 1 сентябрь көнне өйдән дүртәүләп җыенып чыгып китәргә туры киләчәк. Ралинә инде балалар бакчасына йөргәндә үк укырга-язарга, төсләрне аерырга, йөз эчендә санарга өйрәнгән иде. Беренчел хәзерлеге булганлыктан, уку елы барышында белем алу белән бәйле алай зур кыенлыклар туар дип уйламыйм. Дәресләрен хәзерләшергә ярдәм итү өчен абыйлары да бар. Мондый төр хәйрия акцияләре оештыру, чыннан да, бик кирәк. Күп балалы гаиләләр өчен зур ярдәм ул. Форма күлмәкләре тектереп, балаларга өс һәм аяк киемнәре алган идек инде. Хәзер кызыбыз яңа сумкалы да булды. Сау-сәламәт булып, тырышып укый гына күрсеннәр.

Күп балалалы гаиләдә тәрбияләнүче Илсинә Миннегаянова исә быел Манзарас мәктәбенә беренче сыйныфына барачак. Бәйрәмгә әнисе һәм абыйсы белән килгән ул.

-Сумкам бик ошады. Мин дә абыем шикелле мәктәптә укыячакмын, - дип куана Илсинә.

Кызның әнисе Эльмира ханым дүрт сабыйга гомер биргән.

-Мәктәп яшендәге өч балам бар. Аларның һәммәсен укырга әзерләү шактый зур чыгым таләп итә. Уку әсбаплары, кием-салым да бик кыйммәт бит. Кызыбызга бирелгән букча өчен сөенеп бетә алмыйбыз, - ди ул. - Балалар язмышына битараф калмаган игелекле кешеләргә рәхмәтем чиксез.

Бәйрәмгә килүчеләр өчен Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары мавыктыргыч концерт программасы әзерләгән иде. Ә инде тамашадан соң һәркем мәктәп ашханәсендә чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100