news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар Казан Сабан туенда катнашты

ФИФА вәкилләре кукмаралыларның ишегалдын да читләтеп узмадылар.

(Кукмара, 24 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме узды. Кукмаралылар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр – халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим иттеләр, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты үтү уңаеннан быелгы Сабантуй бәйрәмендә чит ил кунаклары да күп иде. ФИФА вәкилләре безнең ишегалдын да читләтеп узмадылар. Алар күргәзмәләр белән таныштылар, итек киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату кебек милли уеннарда катнаштылар, район үзешчәннәренә кушылып рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтылар. Шулай ук металл савыт-сабалар, киез итек-киез, тегү фабрикасы җитештергән продукцияләр белән кызыксындылар. Ахырдан истәлеккә фотосурәткә төшеп, бик канәгать булуларын белдерделәр.

-Сабантуй бәйрәмендә икенче тапкыр катнашуым, - диде Англиядән килгән Джозф. – Беренче тапкыр Универсиада вакытында килгән идем. Сабантуй бик ошады, күңелле бәйрәм, халык та бик кунакчыл сездә. Уеннарда да катнаштым, бүләкләр дә оттым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100