news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар ишегалдында балалар мәйданчыклары, юл билгеләре күрергә тели

2024 елга кадәр Кукмарада 53 йорт яны территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

Кукмаралылар ишегалдында балалар мәйданчыклары, юл билгеләре күрергә тели

(Кукмара, 1 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру кысаларында, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 2, 22, 26, 30, 36нчы һәм Почта урамындагы 16нчы йортта яшәүчеләр белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова очрашты.

Чара җанлы әңгәмә форматында үтте, анда һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә һәм ишегалдын төзекләндерү буенча фикерләрен тәкъдим итә алды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча "Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру инициативасы белән чыкты. Моңа республика халкының мөрәҗәгатьләре сәбәпче булды.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады һәм күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлауның максатчан программасын эшләргә кушты. Программа биш елга исәпләнгән. 2024 елга кадәр Кукмарада 53 йорт яны территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

- Барлык тәкъдимнәр дә төзелеш һәм архитектура министрлыгына тапшырылып, анда стандартлар эшләнәчәк, - диде Римма Ратникова.

Халыкның теләге буенча йортлар янында уңайлы эскәмияләр, балалар мәйданчыгы, юл билгеләре булырга, ишегалды яшелләндерелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100