news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар халыкара "Кунаклашу" фестивалендә катнашты

"Асылъяр" ансамбленә Кырым шәһәрендә узачак "Алтын мәйдан" фестиваленә юллама бирелде.

(Кукмара, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казан дәүләт мәдәният институтында Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге ярдәме белән "Кунаклашу" халыкара фестиваль-конкурсы үтте. Анда кукмаралылар да катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Зур Кукмара авылының "Асылъяр" ансамбле (җитәкчесе Резеда Кузьмина) "Халык биюе" номинациясендә, шушы ук авылдан Илсөяр Сираҗетдинова "Халык җырларын башкару"да - беренче дәрәҗә, Зур Кукмара мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлшат Ризванова, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Вахит авылы егете Нияз Кәримуллиннар өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Зур Кукмара авылының "Асылъяр" ансамбленә Кырым шәһәрендә узачак "Алтын мәйдан" фестиваленә юллама бирелде, диелә район хәбәрендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100