Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмаралылар этнографик диктант язды
100гә якын кеше 45 минут эчендә 30 биремгә җавап бирде
(Кукмара, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген, 3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Россиянең 85 төбәге, бәйсез дәүләтләр берлеге илләре: Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдовия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядә "Зур этнографик диктант" үтте. Бу проектка республикабыз, шул исәптән кукмаралылар да актив кушылды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Кукмараның Чыңгыз Айтматов исемендәге 1нче гимназиясендә оешкан мәйданчык бу диктантта катнашырга теләк белдерүчеләрне ачык ишекләр белән каршы алды. 100гә якын кеше 45 минут эчендә 30 биремгә (сораулар федераль һәм төбәк сорауларыннан тора) җавап биреп, Россия халыкларының тормыш-көнкүреше турында белемнәрен, этнографик грамоталылыкларын күрсәтте. Алар арсында 15 яше тулган яшүсмерләр дә, пенсия яшендәге өлкән кешеләр дә бар иде.
-Мондый төр чарада беренче тапкыр катнашуым. Мәктәп елларына кайткандай булдым. Сорауларның төрле катлаулылыктагысы бар. Әмма яхшылап уйласаң, җавапларны табарга була. Яхшы балл туплармын дип өметләнәм, - ди Кукмарадан Лилия Бареева.
-Күпмилләтле төбәк буларак, Кукмара халкының бу проектка битараф калмавы өчен сөенеп, оештыручылар исеменнән рәхмәтемне белдерәм, - ди мәйданчык кураторы Азат Кәшипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз