news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар билгесез затларга акча күчергәннәр

Шунысы аянычлы: кайберәүләр мошенниклар тозагына кат-кат эләгә.

(Кукмара, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Мошенниклар тозагына эләгүчеләргә дә уяулык хисе җитеп бетмидер, юкса, газеталарда кат-кат язылуга карамастан, һаман бер үк капкынга эләгәләр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

- Быелның гыйнвар аенда гына да инде эчке эшләр бүлегенә мошенниклардан зыян күргән ике кукмаралы мөрәҗәгать итте, - диде район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Аның берсе "Авито" сайтында компьютер өчен кирәкле детальләр сату турында игълан биргән билгесез кешегә 5500 сум акча күчерә. Аның мошенникларның мондый төр җинаятьләре турында участок инспекторы тарафыннан да кисәтелгәне, матбугат чараларында да язмалар укыганы булган. Ләкин үзен кызыксындыручы товарның арзанлыгы уяулыгын киметә. Икенчесе дә үзенең банк картасыннан "Саклык банкы онлайн" кушымтасы аша билгесез затка 3000 сум акча күчерә. Монысының сәбәбе – мошенниклар аның апасының "ВКонтакте"сайтындагы шәхси битен ватып керәләр һәм 3000 сум акча күчерүен сорап хат юллыйлар. Зыян күрүче, әлбәттә, хәбәрне апасыннан килгән дип уйлый һәм ул сораган сумманы күчерә. Иң элек апасына телефоннан шалтыратып сорашса, яхшы булыр иде дә бит...

Шунысы аянычлы: кайберәүләр мошенниклар тозагына кат-кат эләгә. Мәсәлән, узган елның декабрендә бер ханым социаль челтәрләрнең берсендә 12 мең 700 сумга итальян туннары сатылу турында белдерү күреп ала. Мондый бәягә кем кызыкмас, ул да банкомат аша тиз генә кирәкле сумманы күчерә. Акча күчкәннән соң, "ВКонтакте"дагы әлеге белдерү басылган бит юкка чыга, тунның да һаман килеп җиткәне юк әле. Югыйсә, бу гражданка инде 2017 елның июнендә бер тапкыр мошенниклар тарафыннан алданган була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100