news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар Башкортстанда үткән фестивальдә катнашты

Кукмараның "Баламишкин" гармунчылар ансамбле фестивальдә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

(Кукмара, 3 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Башкортстан Республикасының Яңавыл шәһәрендә халык иҗатын сөючеләр өчен Фатыйх Ихсанов исемендәге "Моңга бай гармун бәйрәме" дигән фестиваль үтте, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Быел әлеге чарада Башкортстанның 31 районыннан, җиде шәһәреннән, шулай ук Пермь өлкәсе, Ханты-Мансийск атономияле округы, Татарстан республикасы һәм Удмуртиядән дә катнашучылар бар иде. Халык инструментларында оста уйнау буенча 34 ансамбль, 70 башкаручы, барлыгы 300гә якын кеше көч сынашты. Алар арасында безнең районнан "Баламишкин" гармунчылар ансамбле да чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100