news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмаралылар Андрей Чернов истәлегенә кросска чыгачак

Үзенең 18 яшендә Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән спортчының һәлак булуына 4 ел тула.

 (Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). 9 октябрьдә Зур Кукмара авылының чаңгы трассасында Андрей Чернов истәлегенә җиңел атлетика кроссы үткәрелә. Ярышта теләге булган һәркем катнаша ала. Теркәлү сәгать 9.00да башлана, дип игълан итте Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы.

Искәртеп үтик: моннан 4 ел элек 12 октябрь көнне Кукмараның спортчы егете Андрей Черновның гомере транспорт һәлакәтендә фаҗигале өзелде, шунда аның әтисе дә һәлак булды. Үзенең 18 яшендә Андрей Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән, тауларда йөгерү һәм каршылыклар аша узышларда Россия җыелма командасына кергән, халыкара югарылыктагы ярышларда уңышлы чыгыш ясаган...

news_right_1
news_right_2
news_bot