news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралылар ачык һавада кино карадылар

Кино үзәк паркта күрсәтелде.

(Кукмара, 17 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның үзәк мәйданында бушлай кино күрсәтү оештырылды. Кукмаралылар зур экранда "Зачетный препод 3" комедиясен карадылар. Һава торышы да бик уңай туры килде: болытсыз һәм тыныч булды. Тамашачылар арасында яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә очратырга мөмкин иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-Безгә Кукмарадагы үзгәрешләр бик ошый. Ачык һавада үткәрелүче кичке уенлык, киносеансларга бик теләп киләбез, паркларда, Нурминкә буйларында да йөрергә яратабыз. Бу җәйдә юбилейга Мәскәү шәһәрендә гомер итүче кызларым белән оныкларым кайткан иде, аларның да шәһәрдә үткәрелүче мондый чараларга исләре китте, - дип кичерешләре белән уртаклашты дусты Фирдәүсә Абрарова белән үзәк паркка килгән Кукмарадан Фаина Зәйнетдинова.

Шулай ук бу көнне Түбән Өскебаш авыл җирлеге үзешчәннәре әзерләгән кичке уенлык та үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез: үзәк мәйданда кичке сеанслар чәршәмбе саен 20 сәгать 30 минутта бушка үткәрелә, ә һәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 19.00 сәгатьтә үзәк мәйданда һәм Атлас Булатов исемендәге паркта кичке уенлыклар оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100