Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмаралы "табылган" документлар өчен мошенникларның картасына акча күчергән
Ул социаль челтәрдә документлары югалу турында игълан урнаштырган булган.
(Кукмара, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район эчке эшләр бүлегенең дежур частена кукмаралы мөрәҗәгать итеп, билгесез кешеләргә 5 мең сум күләмендә акча күчерүе турында хәбәр иткән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Ачыкланганча, ул социаль челтәрдә документлары югалу турында игълан урнаштырган булган. Көннәрнең берсендә аның кесә телефонына билгесез кеше шалтыратып, документларын табуы турында җиткергән. Ә документларны кайтарган һәм китереп биргән өчен 5 мең сум күләмендә акча сораган. Зыян күрүче банкомат аша әйтелгән сумманы күчергән, әмма аңа документларын кайтармаганнар.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз