news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралы Төркиядә кул көрәше буенча дөнья чемпионатында беренче урынны яулады

3 тапкыр Европа һәм Дөнья чемпионы Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган

(Кукмара, 26 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 12-21 октябрьдә Анталия шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты үтте. Россия җыелма командасы составында район спорт мастеры, 3 тапкыр Европа һәм Дөнья чемпионы, тренер Рузия Габдрахманова да катнашты һәм җиңү яулады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

"Барысы да гади мавыгудан, ярышлардан башланды. Район Сабан туенда беренче урынны алып, аның данын Чистайдагы ярышларда яклавым истә калган. Шул вакытта 40 район арасыннан бишенче урынга лаек булган идем. Аннан бөтенроссия, халыкара ярышларда катнаша башладым, көндәшләрем һәрвакыт көчле спортчылар, танылган тренер һәм спорт мастерлары иде. Шуңа да һәрбер чарага зур әзерлек таләп ителә дә инде. Күп спортчылар белән мин якыннан таныш, алар төрле ил һәм шәһәрләрдән киләләр, соңыннан алар белән араларны өзмибез, социаль челтәрләрдә, телефоннан аралашабыз", дип сөйләде спортчы.

Спорт мастеры сүзләренә караганда, беренче тапкырдан, әлбәттә, призлы урынны алып булмый. Россия гимны яңгыраганда пьедесталда басып торуы зур горурлык булса да, уңышсызлыклардан соң спорт белән араны өзмәскә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100