news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмаралы Рузия Габдрахманова Болгариядә булган дөнья чемпионатыннан җиңү белән кайтты

Россия командасы – беренче урында

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 1-10 октябрьдә Болгариянең Благоевград шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья чемпинаты узды. Анда райондашыбыз Рузия Габдрахманова да катнашты һәм Кукмарага җиңү белән кайтты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru.

Аерым алганда, биредә 51 илдән 1200ләп спортчы катнашуы, ярышлар юниорлар, өлкән юниорлар һәм ветераннар арасында уздырылганлыгы билгеле. Армрестлинг буенча Россия спорт остасы РузияГабдрахманова 1 нче урын алган.

armsport-rus.ru хәбәр итәнчә, гомумән, Россия команда зачетында 37 алтын, 38 көмеш, 24 бронза медаль белән дөнья беренчелегендә җиңгән. Казахстан командасы 20 алтын, 15 көмеш, 8 бронза белән – икенче. Шул ук вакытта арада 1 генә медаль дә яулый алмаган 16 ил бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100