Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмаралы мошенниклар тозагына эләккән
Полиция хезмәткәрләре интернет челтәре аша акча урлаучыны ачыклау максатында оператив-эзләнү эшләре алып баралар.
(Кукмара, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Полициянең дежур частена 30 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, билгесез кешенең интернат аша ялганлап акчасын урлавы турында хәбәр итә. Зыян күрүче "ВКонтакте" челтәре аша сөйләшеп, кием сатып алырга теләгән була, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Зыян күрүче сатучы җибәргән счетка мобиль банк аша 3450 сум күләмендә акча күчерә. Әмма аңа вәгъдә ителгән товарны җибәрмиләр, акчасын да кире кайтармыйлар. Ә "ВКонтакте" челтәрендә ул сөйләшүләр алып барган бит алга таба ябылган булып чыга.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Полиция хезмәткәрләре интернет аша шәхси кешеләрдән товарлар сатып алган вакытта сак булырга һәм акча күчерергә ашыкмаска чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз