news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмаралы исерек килеш машина йөрткәндә тоткарланган

Аның транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыкланган.

Кукмаралы исерек килеш машина йөрткәндә тоткарланган
архив/Рамиль Гали

(Кукмара, 24 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Шушы көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар үткәрү вакытында ВАЗ-2114 автомобилен туктатылган, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Аның йөртүчесе 1973 елгы зуркукмаралы булып чыккан һәм тышкы кыяфәтеннән үк исерек хәлдә булуы күренгән. Документларын мәгълүматлар базасыннан тикшергәндә әлеге ирнең административ җаваплылыкка тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыкланган. Хәзерге көндә әлеге иргә карата җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Россия Җинаятьләр кодексы нигезендә мондый гамәл өчен ике елга кадәр - иректән һәм өч елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Ел башыннан бирле район эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсе тарафыннан мондый 12 җинаять эше ачылган, аларның 9ы судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot