news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарага “Яр Чаллы - Болгар” атлы-автомобильле узышында катнашучылар килде

Кукмарага “Яр Чаллы - Болгар” атлы-автомобильле узышында катнашучылар килде

(Кукмара, 20 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Кукмара районында “Яр Чаллы - Болгар” маршруты буенча атлы-автомобильле узышта катнашучы инвалид спортчылар булып китте, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Кунаклар Кукмараның 1нче гимназиясендә укучылар, Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты. Төбәкне өйрәнү музеенда узган түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә бик җанлы итеп оештырылган иде. Чарага районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә чакырылып, алар җирле язучыларның әсәрләрен туплап нәшер ителгән “Күңел рәсем ясый” дигән китапны тәкъдим итте. Җирле шагыйрьләр һәм кунаклар үзләренең тезмә әсәрләрен сөйләделәр, җырлап күңел ачтылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot