news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарага Венгриядән таналар кайтачак

Шул уңайдан Вахитов исемендәге хуҗалыкка, тәҗрибә уртаклашу максатында, Венгриядән кунаклар килде.

( Кукмара, 6 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Шушы көннәрдә Вахитов исемендәге хуҗалыкка Венгриядән 132 буаз тана кайтуы көтелә, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru cайты.

Шул уңайдан Вахитов исемендәге хуҗалыкка, тәҗрибә уртаклашу максатында, Венгриядән кунаклар килеп китте. Делегация составында "Мегаполис" җәмгыяте директоры Пинтер Тибор, "Кишкун" җәмгыяте директоры һәм ветеринария табибы Надь Янош, Татарстанның Венгриядәге вәкиле Розалия Денисовалар бар иде. Алар Вахитов исемендәге хуҗалыкның мегафермасында, Кукмара аграр көллиятендә, Пчеловод авылындагы сэндвич-панельләр заводында, "Восток" җәмгыятендә, "Урал" хуҗалыгында булдылар һәм Янил авылында үткәрелгән милли бәйрәмебез Сабантуйда катнаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot