news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Камил хәзрәт Сәмигуллин агымдагы елда нәзарат тарафыннан башкарылачак эшләр хакында сөйләде.

(Кукмара, 1 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевлар катнашты.Сүз башлыча райондагы дини вәзгыять, мөселманнар тормышы турында барды, дип яза районның "Хезмәт даны" газетасы.

Кукмара Үзәк мәчетендә узган җыелышка имамнар һәм мөслимәләр чакырылган иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин агымдагы елда нәзарат тарафыннан башкарылачак эшләр хакында сөйләде, имамнарга мәзхәб төшенчәсен аңлатты, сорауларга җаваплар бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot