news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарага спорт ветераннары Алексей Камешков һәм Николай Колесниковлар килде

Кукмарага спорт ветераннары Алексей Камешков һәм Николай Колесниковлар килде
Фото: http://kukmor-rt.ru

Бүген Кукмарага спорт ветераннары Алексей Камешков белән Николай Колесников килде. Алар иң элек «Зилант» спорт мәктәбендә булды, теннис уйнаучы ветераннар белән очрашты. Алга таба Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда, «Кукмара» чаңгы базасында, «Ялкын», «Олимп» спорт мәктәпләрендә, «Барс Арена» спорткомплексында булдылар, сәфәрнең азагында район җитәкчелеге белән очраштылар. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Алексей Камешков бар гомерен йөзү спорт төренә багышлаган, ә Николай Колесников - атказанган спорт мастеры, авыр атлетика буенча 1976 елда Олимпия уеннары чемпионы.

«Без Кукмарага Татарстанның спорт ветераннары советы исеменнән район, авылларда спорт ветераннары белән эш ничек алып барылуын карау, аларны җитәкчеләр онытмаганнармы, нинди спорт төрләренә өстенлек бирелүен белү максаты белән килдек. Һәм тагын бер зур максатыбыз – районда спорт музее булдыру турында җитәкчеләр белән очрашып сөйләшү, киңәшләшү. Һәр районның спорт буенча үз тарихы, традицияләре бар. Болар барысы да киләчәк буыннар өчен сакланып калырга тиеш», - дип сөйләде Алексей Камешков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100