news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарага республика буенча сәяхәт итүче «Алдынгылар хәрәкәте» автобусы килде

Кукмарага республика буенча сәяхәт итүче «Алдынгылар хәрәкәте» автобусы килде
"Хезмәт даны"

Кукмарага Татарстан буенча сәяхәт итүче «Алдынгылар хәрәкәте» автобус туры килде. Әлеге тур Татарстанда ике төркемгә бүленеп, 4 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта «Алдынгылар хәрәкәте» республиканың 41 районында булырга өлгерде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Район мәдәният йортында «Беренчеләр хәрәкәте» командасын, шулай ук чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Кукмарада әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе Гүзәл Шакирова сәламләде.

Автобус туры командасы яшьләр файдалана ала торган проектлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләде. Болар — грантлар (хәтта 1 млн сумга кадәр), Россия буенча сәяхәт итү, истәлекле бүләкләр алу, күп дуслар табу, аралашу. Әлбәттә, бу җиңел генә бирелми, моның өчен күп тырышырга, үзеңнең талантыңны үстерергә һәм күрсәтә белергә кирәк.

— Хәрәкәтнең төп максаты — балаларга һәм яшүсмерләргә үзләрен шәхси яктан үстерергә, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешергә, үз юлларын табарга мөмкинлек бирү. Россия Федерациясендә хәрәкәтнең 12 төрле юнәлеше эшли, Татарстанда унөченчесе туган тел юнәлеше бар. Спорт, фән, туризм, медиа, хезмәт һәм башка шундый юнәлешләр яшүсмерләргә үз юлларын табарга ярдәм итә, – диде «Алдынгылар хәрәкәте» автобус туры җитәкчесе Андрей Егоров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100