news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарага Иркутск, Әстерхан һәм Байкал арты төбәкләреннән кунаклар килде

Алар район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашты, Нурминкә елгасының төзекләндерелгән яр буен карады, киез итек-киез комбинатында булды.

Кукмарага Иркутск, Әстерхан һәм Байкал арты төбәкләреннән кунаклар килде

(Кукмара, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны").Кукмарага Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды үткәргән "2014-2019 елларда кече шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы" конкурсында җиңүчеләр килде. Алар арасында Иркутск, Иваново, Әстерхан, Вологодск, Псков, Чиләбе өлкәләре, Байкал арты төбәгенең муниципаль берәмлек, мәдәният учреждениеләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре бар.

Конкурсантлар кичә район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашты, Нурминкә елгасының төзекләндерелгән яр буен карады, киез итек-киез комбинатында һәм шәһәрнең башка кызыклы урыннарында булды.

- Безнең программа бик бай, эчтәлекле төзелгән. Без бүген Саба, Теләче районнарында булдык. Кукмарадан соң Арчага юл тотабыз, - диде Иркутск өлкәсенең иҗтимагый оешма җитәкчесе Юлия Булдакова. – Һәр район бик күп тәэсирләр калдырды. Монда тормыш-көнкүреш алга киткән, яшәү өчен бөтен шартлар да булдырылган. Моның өчен сезнең Президентка, барлык район башлыкларына рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100