news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарага «Чикләрне саклаганда» мобиль музей-күргәзмәсе килде

Кукмарага «Чикләрне саклаганда» мобиль музей-күргәзмәсе килде
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Кукмарага «Чикләрне саклаганда» мобиль музей-күргәзмәсе килде. Музейда ХХ гасыр коралы, Россия чик буе гаскәрләренең формасы модельләре, амуниция, чик буе тематикасы белән әдәбият, герой-чик буе сакчыларының биографияләре һәм башкалар урын алган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Кукмара районында «Чик сакчылары берлеге» җитәкчесе Рамазан Мамлеевның сүзләренчә, музей эшчәнлеген Казан шәһәрендә башлап җибәргән һәм ул республиканың бөтен район, шәһәрләре буенча йөреп чыгачак.

«Хәзерге вакытта күргәзмәдә 38 экспонат бар. Ул яңалары белән баетылып тора. Мин дә анда үз өлешемне керттем, противогаз бирдем, әле тагын тапшырасы әйберләрем бар. Бу проект яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, тарихи хәтерне саклауга, үсеп килүче буынның Ватан тарихына хөрмәтен һәм кызыксынуын формалаштыруга юнәлдерелгән. Музей экспонатларны саклау урыны гына түгел, буыннарны бәйләүче күпер дә. Монда килгән укучылар запастагы чик сакчылары белән очраша, аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала», — диде ул.

Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/news-1715166007

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100