news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарага Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатның шәхси әйберләрен алып кайттылар

Кукмарага Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатның шәхси әйберләрен алып кайттылар
"Хезмәт даны"

Кукмара районына Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат Хәкимҗан Сафинның кабереннән бер уч туфрак һәм аның шәхси әйберләрен алып кайттылар. Быелның май аена кадәр ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә иде.

Янил авылыннан Сафин Хәкимҗан Мостафа улы Бөек Ватан сугышына 1941 елның августында алына. Ә ноябрь аенда аның хатыны Сәрвәргә «Ирегез хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килә. Гомере буе көтеп яши ул аны. 81 ел үткәннән соң, быелның май аенда солдат турында яңа мәгълүмат табыла. Бу турыда «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Быел июнь аенда Янил авылының ватсаптагы төркемендә: «Тагын бер билгесез солдатның исеме ачыкланды. Хәзер аның туганнарын эзлибез. 1913 елда Янил авылында туган рядовой Сафин Хәким Мостафа улының Смоленск өлкәсендә сөякләре табылды, гаиләсен, якыннарын белүче юкмы?» - дигән хәбәр куелды. Әлеге мәгълүматны Янил аграр көллиятенең «Кар десанты» төркеме җитәкчесе Раниф Сәмигуллин урнаштырган иде.

Сәрвәр Сафинаның оныклары Рафыйк һәм Рәис Юнысовлар да соңгы еллар эчендә Хәкимҗан Сафинны эзләү белән шөгыльләнгәннәр икән.

Эзтабарлар солдатның сөякләренә быелның 14 маенда юлыга. Бер кабердә ике солдат була. Икесенең дә янында медальоннары (солдатларның үзләре турында мәгълүмат язылган кечкенә генә капсула) табыла. Берсе аның буш, ә икенчесендә нәкъ менә Хәкимҗан Сафин турында язылган була.

Озак еллар дәвамында пластмасс капсула эчендә сакланса да, әлбәттә, инде кибеп беткән кәгазьнең язуларын гадәти күз белән генә укып булмый. Аны «Солдатский медальон» дип аталган лаборатория экспертлары махсус химик эретмәдә атна буе тотып, бик саклап кына җәеп, җентекләп тикшерәләр. Медальонның буш булмавы – эзтабарлар өчен зур табыш. Чөнки солдатлар арасында үзең турында язсаң – үләсең, немецлар кулга алган очракта җәзалау көчле булачак, дигән ырым-шырымнар киң таралган була. Шулай ук бу кәгазьләрне алып, тәмәке төреп тартулары да сер түгел.

Узган атнада Янил авылы мәдәният йортында тарихка кереп кала торган вакыйга булды. Абыйлы-энеле Юнысовлар сугышка кадәрге елларда авылда хат ташучы булып эшләгән, 28 яшендә илебез азатлыгы өчен ерак Вязьма якларында һәлак булган солдат Хәкимҗан Сафинның медальонын, котелок-кәстрүлен, сугышта вафат булучыларга бирелә торган махсус истәлек медален Янилдәге аграр көллият музеена тантаналы төстә тапшырдылар. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100