news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарага Айтматов исемендәге Халыкара Иссык-күл форумы вице-президенты килде

Кунаклар Чыңгыз Айтматовның нәсел шәҗәрәсе белән бәйле булган тарихи урыннарда булды.

Кукмарага Айтматов исемендәге Халыкара Иссык-күл форумы вице-президенты килде
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 31 октябрь, "Хезмәт даны"). Шушы көннәрдә Кукмарага Чыңгыз Айтматов исемендәге Халыкара Иссык-күл форумы вице-президенты Динара Жумабаева һәм форумның җәмәгать киңәшчесе Максим Малин килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар Чыңгыз Айтматовның нәсел шәҗәрәсе белән бәйле булган тарихи урыннарда - Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее, беренче гимназия һәм Мәчкәрә авылында булды.

Кунакларны музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина озатып йөрде. Алар Бишкәктән фото һәм башка документлар белән музей фондын тулыландырырга ярдәм итәчәкләре турында ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100