Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарадан Зөмәрә Җиһаншина Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашачак
Мондый чаралар бөтен дөньяга таралган милләттәшләребез белән очрашып аралашу, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклау мөмкинлеге тудыра.
(29 июль, Кукмара, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова). Телебезне саклап калу өчен тырышлык куючы милләтпәрвәр шәхесләребезнең булуы сөендерә. Районыбыздагы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина – шундыйларның берсе, дип яза kukmor-rt.ru cайты. Бу оешма үзенең милли рухтагы эшчәнлеге белән танылып өлгерде инде. Туган телне ярату хисе тәрбияләү нидән башлана? Бу сорауга карата Зөмәрә ханымның үз фикере.
– Балага яхшы мәгънәле, матур, милли исем кушудан, – ди ул. – Хәзер безнең милләт өчен ят исемнәр бирү гадәткә керде. Мәгънәсез исем баланың психикасын боза, хәтта чиргә сабыштырырга мөмкин. Кайберәүләр соңыннан исемнәрен алыштырырга мәҗбүр булалар. Икенчедән, бала телне белеп үссен өчен гаиләдә татарча сөйләшү кирәк. Бүгенге көндә яшь гаиләләрнең күбесе төп йортта калмыйча, аерым яши, шунлыктан балаларга әби-бабайларның буыннан-буынга килгән тәрбиясе, телне өйрәтүдә йогынтысы җитми. Оныгы "эбейка-бабайка" дип әйткән кеше үзен татар дип тоямы, татар нәселе дәвам итәр дип ышана аламы? Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: әби-бабалары турында белмәүчеләр дә бар. Мәктәптә белем биргәндә мин укучылардан: "Әби-бабаң кем, исеме ничек, кайда хезмәт куйган, вафат икән, каберенә барганың бармы?" дип сорый һәм язып килергә куша идем. Без, район "Ак калфак" оешмасы әгъзалары, нәниләрбакчаларында, мәктәпләрдә булып, татар балаларында милли әдәбият-сәнгать, йолалар белән кызыксынуны арттыруга үз өлешебезне кертәбез. Мәмәшир, Зур Сәрдек мәктәпләрендә, күппрофильле лицейда кызлар инде калфаклар, күкрәкчәләр тегәләр, шәҗәрәләр төзиләр. Кукмара туган якны өйрәнү музеенда - кул эшләре, киез итек-киез комбинаты ашханәсендә милли ризыклар пешерү буенча мастер-класслар үткәрәбез. Килүчеләр күп. Үзәк район китапханәсендә безнең һәм күрше район әдипләре белән очрашуларга җыелып, татар мәдәниятен үстерү турында фикер алышабыз, каләм тибрәтүчеләрнең китапларын бастыруда ярдәм итәбез. Башка районнарның эш үрнәген үзебездә булдырырга тырышабыз. Телне саклау мәсьәләсе буенча район җитәкчелегенең һәрдаим ярдәм итүен әйтергә кирәк.
Зөмәрә ханым Казанда 2-6 августта үтәчәк Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена районыбыздан делегат итеп сайланды. Нинди уй-ниятләр белән барырга җыена, корылтай эшеннән нинди нәтиҗәләр көтә – әнә шундый һәм башка сораулар бирдем үзенә.
– Әлеге конгрессның утырышларында катнашкан идем инде. Яңарак кына Бөтендөнья хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Саба районында үткән күчмә утырышыннан зур тәэсирләр белән кайттым, -дип җавап бирде ул. - Кая барсам да, туган телебезгә мөнәсәбәт белән кызыксынам. Мондый чаралар бөтен дөньяга таралган милләттәшләребез белән очрашып аралашу, дуслашу, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудыра. Кунаклар белән рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшәбез, ятсыну-читенсенү юк, үзебезне бай тарихлы бер зур милләтнең газиз балалары итеп тою күңелгә чиксез рәхәтлек бирә. Миңа күп кенә илләрнең вәкилләре белән аралашырга туры килде. Бельгия һәм Германиядән, гадәттә, күптән түгел шунда күченеп киткән татар кешеләре килә. Ә менә Балтыйк буе илләрендә милләттәшләребез элек-электән гомер кичерә, татар авыллары, мәчетләр бар икән. Шуларның бер вәкиле - Литвадан килгән Нәфисә исемле кыз белән таныштым. Аның сөйләвенә караганда, әти-әнисе татар телен белә, әмма күпчелек җирле халык телендә сөйләшә икән. Тел онытылып, татарлыкны бары дин тотып тора, димәк.
Тел дә, дин дә бетә икән, милләт бетә, дәүләт бетә. Бөтендөнья татар конгрессының максаты - мондый аянычлы хәлне булдырмау. Бу юлы да корылтай эше шушы юнәлештә дәвам итәр, дип ышанам. Татарларны берләштерүче бу мөһим чарага делегатлар һәм кунаклар 41 чит илдән һәм илебез төбәкләреннән киләчәк. Бу – зур көч дигән сүз.
Корылтай делегатларын безнең районга да кунакка көтәбез. Аларга горурланып күрсәтерлек уңышларыбыз җитәрлек: клублар, мәдәният йортлары гөрләп эшли, милли бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Кунаклар канәгать булып китәрләр дип ышанам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз