news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарадан Венера Сәләхетдинова: «Әниләр марафоны»нда 6нчы тапкыр катнаштым

Кукмарадан Венера Сәләхетдинова: «Әниләр марафоны»нда 6нчы тапкыр катнаштым
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Өч бала әнисе, профессиональ кондитер Венера Сәләхетдинова 1-21 ноябрьдә узган «Әниләр марафоны»нда алтынчы тапкыр катнашкан. «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерде.

«Быел алтынчы тапкыр катнаштым. Марафон өчен Динарага олы рәхмәтемне белдерәм. Бу марафон турында бер матбугат чарасында очраклы рәвештә генә белдем. Ул вакытта балалар кечкенәрәк иде. Биш ел элек язган биремнәремне укып карыйм: мин яздым микән моны, дигән фикерләр дә туа. Чөнки элек язылган белән хәзерге уйлар туры килеп бетми, дип әйтәсем килә. Чөнки ул вакытта уйлау да, язу да башкачарак булган. Ул чагында малай да өйләнмәгән иде. Хәзер инде килен дә бар», – ди Венера Сәләхетдинова.

Ул марафонда үзенә ошаган биремнәрне билгеләде. «Быелгы биремнәрдән үземнең язылучылар арасында иң кызыксыну уятканы килен белән каенана турындагысы иде. Мин үзем каенана буларак яздым», – дип сөйләде ул.

«Башка биремнәр дә кызыксыну уятты. Мәсәлән, балачак исе турында. Кондитер буларак, өйдә тортлар пешергәч, ул минем өчен бик якын тема булды. Чөнки бездә бу һөнәр династия буенча килә. Минем әби дә кондитер булган. Әни дә балаларны хезмәт дәресендә пешерергә өйрәтә иде. Үзем дә әни белән аш-су тирәсендә кайнап үстем. Хәзер шуңа күрә мин дә тортлар пешерәм», – дип өстәде Венера Сәләхетдинова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Әниләр марафоны»нда катнашучыларның үз «Әниләр клубы» да барлыкка килгән. Бу турыда «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Алсу Шакирова сөйләде. ««Әниләр марафоны»ның кызы да бар. Елга бер тапкыр гына булмасын дип, марафонда катнашучылар «Әниләр клубы» буларак оешты. Айга бер тапкыр берәр теманы күтәреп кичәләр уздыралар. Әле генә Әниләр көненә багышланган кичә булды.

Катнашучыларны сан буенча чикләмибез. Аның махсус чаты, төркеме бар, шунда игълан куела. Кем тели, шул килә очрашуга. Темасына карап, 20,30,40 кеше дә килергә мөмкин», – дип белдерде ул. Оештыручылар сүзләренчә, клубка керү өчен марафон катнашучысы булу мәҗбүри шарт түгел.

Венера Сәләхетдинова да – әлеге клубның актив әгъзасы. «Кукмарадан булсам да, клуб очрашуларына килергә тырышам. Бик матур итеп ифтар мәҗлесләре үткәрәбез. Очрашабыз, фикерләр белән уртаклашабыз», – ди ул.

Аның сүзләренчә, «Әниләр марафоны»нда катнашучылар Кукмарада да үз җәмгыятен булдырган. «Безнең бу марафонда катнашкач, Кукмарадан катнашучыларның үзенә күрә бер җәмгыяте барлыкка килде. Якын дуслар таптык. Кукмара районында шундый хатын-кызлар булуын белмәгән идем. Алар - Кукмара районыннан чыккан хатын-кызлар. Алар белән аралашып яшибез», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot