news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарадан Шаһиевлар гаиләсе: Гаиләдә бер-береңне гафу итә белү бик мөһим

Кукмара районыннан Шаһиевлар гаиләсе бер-береңне гафу итә белү бик мөһим булуын әйтте. Гаилә кыйммәтләре турында алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда сөйләде.

«Авыр хәлләрдә бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Көчле ярату, гафу итә белү бик мөһим. һәркем гаиләле булырга тиеш. Гаилә – тынычлык урыны ул, балалар үстерү өчен гаилә корырга кирәк, ул безнең төп вазифаларның берсе», – ди Шаһиевлар.

Әлеге гаиләдә Сәфинә һәм Солтан исемле балалар үсә. Әтиләре спортка мәхәббәт тәрбияли, әниләре милли ризыклар белән сыйларга ярата. «Әти – терәк, әни ашарга пешерүче, өй эшен әзерләргә булышучы, гаилә учагы», – ди Солтан белән Сәфинә.

«Яңа ел өстәле пилмәнсез булмый. Гадәт буенча килгән инде ул. Шулай ук, кышкы салат, үрдәк яисә каз әзерлибез. Үзебез казылык ясыйбыз, ул безнең өстәлдән өзелми. Казылык милли ризыгыбыз булып тора», – ди Шаһиевлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100