news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы Кукмара егетләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы ярдәм җибәрелде. Бу «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеменең тугызынчы тапкыр юлга кузгалуы иде.

Исемле посылкалар, азык-төлек, кием-салым белән беррәттән ике генератор (берсе Казан иганәчесе акчасына алынган), маскировкалау челтәре, дренажлы насос, электродлар, су һәм ашамлыклар саклау өчен пластмасс савытлар, медикаментлар, носилкалар, шланглар, кабель, монтаж күбеге, металл савыт-сабалар да бар иде әлеге йөктә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Безгә гуманитар ярдәм китерүчеләр күп. Махсус операциядә катнашучы якыннары булмаганнар да битараф калмый, бигрәк тә олы яшьтәге, лаеклы ялдагылар, пенсияләреннән өлеш чыгарып, рәхмәт сүзләрен, яхшы теләкләрен әйтеп китәләр», - ди районда гуманитар ярдәм оештыручыларның берсе Гүзәл Аввакумова

Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр күбрәктер шул... Безнең районныкы булмаса да, хәрби операциядә һәлак булган солдатның тормыш иптәше, танышлары аша бу төркемне табып, йөз мең сум ярдәм күчергән һәм шул акчага аның ире хезмәт иткән батальон солдатларына плащлар, аяк киемнәре, перчаткалар һәм башка кирәк-ярак сатып алынган.

«Максатыбыз мобилизацияләнгәннәргә генә ярдәм итү түгел. Нинди генә хәрби мөрәҗәгать итсә дә, кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Күптән түгел Кукмара металл савыт-сабалар заводына бер хәрби часть казаннар, табалар сорап язган, аларны шушы машинага салып озаттык. Гомумән, андый очраклар гел булып тора», - ди ул.

Бу юлы шыплап тулган прицеплы автомобильдә Владимир Аввакумов, Нияз Мөхәммәтов, Расим Зәйнетдинов юлга чыкты.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100