news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы автомунчаны җибәрделәр

Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы автомунчаны җибәрделәр
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциягә чираттагы автомунчаны озатты..Тышкы яктан гадәти машина кебек күренсә дә, эчен чын мунча итеп ясаганнар: мич урнаштырылган, чишенү-киенү бүлмәсе бар, кер юу машинасы куелган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Машинага тартма-тартма посылкалар тутырылган, мунча эченә «Урал» мотоциклы да кереп урнаштырылган. «Барысы да егетләргә, җиңү белән кайтсыннар», — диделәр «Сугышчан кардәшлек» оешмасында.

«Бу машинаны Казаннан алып кайттык. Аннан соң яхшылап ремонтладык: двигателен карадык, маен алмаштырдык. 30 литрлы һәм 150 литрлы су мичкәләренә заказ биреп кайтарттык. Мич, су краннары урнаштырдык. Генератор куйдык, яктылык булачак. Барысы да эшли. Юыну кирәк-яраклары, шланг, насос — барысын да алдык. Мунча тышкы яктан ягып җылытыла», — дип сөйләде «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкиле, әфганчы Фәнис Кәримуллин.

«Сугышчан кардәшлек» оешмасы ике ел эшли, бу — аларның солдатларга җибәргән җиденче автомунчалары.

«Иң беренче Арча районының волонтер егетләре, мунча ясап, аны эвакуатор ярдәмендә солдатларга озатты. Безгә исә «Экосервис» оешмасы исәптән төшерелгән машина бирде. Әлеге машинаны үзгәртеп, шуннан автомунча ясадык, бу безнең беренче тәҗрибә булды. Аны ике ай дәвамында җыйган идек. Шуннан соң бу эш үзеннән-үзе дәвам итте. Ике УАЗик, ике Нива, Хантер, автомунчалар — барысы бергә унбишләп машина җибәрдек. Егетләр өчен тырышабыз», — диде Фәнис Кәримуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100