news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына төзелеш материаллары җибәрәләр

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына төзелеш материаллары җибәрәләр
Фото: фото: Ризилә Корбанова/«Кукмор-информ»

Кукмараның оешма-предприятиеләре, олы йөрәкле райондашларыбыз махсус хәрби опреациядә катнашучыларга булышуларын дәвам итә. Гуманитар йөк төягән машиналар әледән-әле олы сәфәргә кузгала. Бүгенге көндә «Магистрат» оешмасының агач материаллары эшкәртү цехы янындагы территориясендә дә шундый зур әзерлек эшләре бара: егетләр йөк машинасына төзелеш материаллары төйи. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Белгәнебезчә, оешма җитәкчесе Фәнил Хөрәмшинның бу беренче тапкыр гына мондый олы мәрхәмәтле эшкә алынуы түгел.

«Ялгышмасам, без махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга биш фура тирәсе гуманитар ярдәм җибәрдек инде, монысы — чираттагысы. Чөнки егетләр ил тынычлыгы өчен көрәшә, һәм без аларга булышырга тиеш. Безнең белән хәрби частьлардан элемтәгә керәләр, гариза калдыралар, шулар буенча һәм аннан тыш та эшлибез. Аларга нинди үлчәмдәге такта, сайгак һәм башка материаллар мөһим — барысын да туплап җибәрәбез», — дип сөйләде биредә мастер булып эшләүче Данил Хөрәмшин.

Аның сүзләренчә, солдатларга бүгенге көндә төзелеш тактасыннан алып, кадак, сетка һәм анда көнкүрешне көйләргә мөһим булырдай башка әйберләр кирәк.

«Егетләргә ярдәм барып җитә, алардан рәхмәт хатлары, видеолар килеп ирешә. Бу изге эшне алга таба да дәвам итәчәкбез, солдатларны ярдәмебездән ташламабыз», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot