news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына ике йөк машинасы ярдәм һәм мунча җибәрелгән

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына ике йөк машинасы ярдәм һәм мунча җибәрелгән
Эльвира Иванова

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүен дәвам итә. Бу юлы берьюлы өч машина ярдәм киткән, шуларның берсе күчмә мунча. Машиналарга фронтка кирәкле әйберләрне хәрбиләр җибәргән исемлек буенча җыйганнар. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Монда төзелеш материаллары, кием, дарулар, азык-төлек, шешәле су, шәхси гигиена чаралары, генераторлар, мичләр бар. Мунчаны ГАЗ-66 автомобиле базасында җиһазландырдык. Бу инде дүртенче шундый машина. Тәгәрмәчле мунча барлык кирәкле әйберләр белән комплектланган: табаклар, юыну, кер юу кирәк-яраклары, су өчен чүмечләр, электр генераторы, бензин пычкысы, дренаж насосы, шланглар, кер юу машинасы», — дип сөйләде «Сугышчан кардәшлек» рәисе Радик Габдрахманов.

Ул ярдәм җыюда битараф булмаган гражданнар, волонтерлар, район администрациясе, предприятие җитәкчеләре һәм коллективлары катнашуын билгеләп үтте.

«Сугышчыларга туган илләренә, гаиләләренә тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», — диде Радик Габдрахманов.

Бер ел эчендә «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операция зонасына 500 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100