news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 26 кубометр такта җибәрелде

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 26 кубометр такта җибәрелде
Фото: Алсу Сәләхетдинова, «Кукмор-информ»

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 26 кубометр такта һәм башка төзелеш кирәк-яраклары җибәрелде. Гуманитар ярдәмне олы йөрәкле район кешесе Фәнил Хөрәмшин әзерләде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

«Мөмкинлек булганда, киләчәктә дә илебез тынычлыгы өчен көрәшүче хәрбиләргә ярдәм итәчәкбез. Бу юлы йөк машинасына 26 кубометр төзелеш материалы, башлыча такталар, 100 данә ОСБ плитәсе төядек. Берничә көннән тагын кайтабыз, диделәр. Ул вакытта да исемлек буенча сораган әйберләрен әзерлисе булыр», — диде ул.

Өлешчә мобилизацияләү башлангач, махсус хәрби операция зонасына киткән «Старый» кушаматлы Тукай районы егетенең Кукмарага инде беренче тапкыр гына кайтуы түгел. «Төзелеш материаллары белән булышканы өчен Фәнил абыйга рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак», — ди ул.

Йөк автомобиле шоферы — тумышы белән Чита шәһәреннән. Хәрби өлкәдә инде 11 ел икән.

«Мин матди-техник тәэмин итү ротасында шофер вазифасын башкарам. Күп вакыт гел юлда уза, төрле җирләрдән гуманитар йөк алып кайтам. Такта окоп, блиндажлар ясау, оборона сызыгын ныгыту өчен кирәк. Кукмараны беренче тапкыр күрүем. Бирегә якынча өч тәүлеккә якын юл үтеп килдек. Исән-имин кире кайтып җитәргә язсын», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100