news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарадан махсус операциягә 30 кубометр пиломатериал һәм башка кирәк-яраклар җибәрделәр

Кукмарадан махсус операциягә 30 кубометр пиломатериал һәм башка кирәк-яраклар җибәрделәр
Фото: "Хезмәт даны" газетасы

Шушы көннәрдә Кукмара районында яшәүче Фәнил Хөрәмшин махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә 30 кубометр пиломатериал һәм башка төзелеш кирәк-яраклары җибәрде. Шәхси эшмәкәрнең бу беренче генә гуманитар ярдәм әзерләве түгел, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.

«Мөмкинлек булганда, киләчәктә дә хәрбиләргә ярдәм итәчәкбез. Чөнки фронт алга таба барган саен, блиндаж-окопларны яңабаштан корырга туры килә. Моның өчен, әлбәттә, төзелеш материаллары кирәк. Без баштарак «Сугышчан кардәшлек» берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә эшләгән идек, хәзер инде хәрби частьтан штаб җитәкчеләре үзләре безнең белән элемтәгә чыга һәм кирәк әйберләрнең исемлеген җибәрә. Моңа хәтле Донбасс ягыннан кайткан ике йөк автомобиленә пиломатериаллар тутырган идек, бу юлы арбада 30 кубометр төзелеш материалы, башлыча такталар, ике дизельле мич, электр энергиясе сузу өчен ике чакрым озынлыктагы кабель, пленка, җылыту материаллары урын алды. Юл ерак, шуның өчен тиешле урынга исән-имин генә барып җитә күрсеннәр. Штаб начальниклары белән даими аралашып торабыз. Машина урынга килеп туктагач, алар безнең белән хәбәргә чыгалар», – ди Фәнил Хөрәмшин.

Зур йөк автомобиленең рулендә яшь кенә егет. «Ченкир» позывнойлы хәрби тумышы белән Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәреннән. Ул махсус хәрби операция зонасына 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизацияләү вакытында чакыру буенча алынып җибәрелгән.

«Мин матди-техник тәэмин итү ротасында шофер булып хезмәт итәм. Хәрби иптәшләр арасында кукмаралылар юк, ә менә Башкортостан егетләре бар. Башлыча сугыш кирәк-яраклары яисә Россиянең төрле шәһәрләреннән фурада гуманитар ярдәм алып кайту белән шөгыльләнәм. Кукмара районына беренче тапкыр килдем. Буш вакытта хәрби иптәшем белән бергә шәһәрнең үзәк урамында йөреп кайттык, тимер юл вокзалын карап үттек. Кукмара бик матур, төзек, кешеләре дә мөлаем. Кукмарага ике тәүлек эчендә килеп җиттек. Кайтканда Саратовка да керәчәкбез. Анда да гуманитар ярдәм әзерләп куйган булырга тиешләр», – ди ул.

«Ченкир» махсус хәрби операция зонасында төзелеш материалларының мөһимлеге турында кат-кат сөйләде.

«Окоп, траншеялар казыгач, аларны ныгыту өчен тактасы да, җылыткыч материаллар да бик кирәк. Без гап-гади кадакка да шат. Көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, киемнәр дә җибәрүчеләр бар. Гуманитар ярдәм туплаган һәркемгә рәхмәтебез чиксез», – ди хәрби.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100