news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарадан Лисичанскига зур партия төзелеш материаллары җибәрделәр

Кукмарадан Лисичанскига зур партия төзелеш материаллары җибәрделәр. Әлеге төзелеш материалларын җылыту сезоны алдыннан күп фатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау өчен куллану планлаштырыла. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова хәбәр итә.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр белән очрашуга барган вакытта Лисичанскига зур партия төзелеш материаллары илтте. 19,5 тонна шифер шәһәр администрациясенә тапшырылды. Аларны җылыту сезоны алдыннан күп фатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау өчен куллану планлаштырыла. Әлеге төзекләндерү эшләре торак йортларны кышка әзерләү өчен бик мөһим.

Бу эшләр Луганск Халык Республикасы шәһәрләрендә Татарстан Республикасы гамәлгә ашыра торган киң күләмле ярдәм программасының бер өлеше булып тора. Ул инфраструктураны торгызуга һәм җирле халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot