news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарадан Хөсәеновлар гаиләсе районда беренче булып, яңа пособиега гариза язды

Беренче балага айлык түләү Татарстанда 8 мең 490 сумны тәшкил итә.

(Кукмара, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин, яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, яңа төр пособие кертте. Пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балаларга һәм гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта бирелә.

Яңа елга аяк басканнан соң, Кукмара районында 24 сабый дөньяга килгән, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Шуларның 6сы гаиләдә беренче балалар. Жилой Рудник авылыннан Хөсәеновлар гаиләсе районда беренче булып, әлеге айлык түләүләрне алу өчен район социаль яклау бүлегенә килеп гариза язды. 17 гыйнварда аларның Сәид исемле уллары туган. Әлеге гаилә Федераль Закон нигезендә ел ярым дәвамында дәүләттән бала кирәк-яраклары өчен акча алачак. Айлык түләү Татарстанда 8 мең 490 сумны тәшкил итә. Хөсәеновлар бу акчаны инде гыйнвар аеннан ала башлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100