Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарадан Бәдретдиновлар гаиләсе өч бертуганны үз гаиләләренә сыендырган
Сәлимә апа ике ут арасында кала: бер яктан – балалар кызганыч, икенче яктан авыру баланы ничек аякка бастырырмын дип баш вата ул.
(Кукмара, 17 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлия Нуриева). Кукмара шәһәрендә гомер итүче Сәлимә һәм Илшат Бәдретдиновлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Алинә КФУның чит телләр бүлегендә бишенче курста укый, уллары Инсаф шунда ук инженер-техник белгечлеген үзләштерә. Балалар инде итәктән төшкән, әти-әнигә азрак үзләрен кайгыртып яшәргә дә була, диләр мондый вакытта. Тик бу сүзләр әлеге гаиләгә кагылмый шикелле, чөнки, бернинди авырлыкларга карамыйча, тагын өч бертуганны – Азалия, Айзилә һәм Айсинәне үзләренә сыендырганнар алар.
Сәлимә апа Олыяз авылыннан, ишле гаиләдә дөньяга килгән. Илшат абый -Зур Кукмарадан,12 яшендә ятим калып, әнисе тәрбиясендә үсә.
Кечкенәдән шигырьләр язган, иҗатка гашыйк Сәлимә ни сәбәпледер, сәнгать юлыннан китми, ә Казанга барып пешекче һөнәрен үзләштерә дә, Кукмарага кайтып эшкә урнаша: балалар бакчасында нәниләрне тәмле ашлар белән сыйлый. Ул эшләгән балалар бакчасын 1998 елда приют итеп үзгәртәләр. Шул елларда тормыш иптәше Илшат белән танышып гаилә коралар.
- Ул вакытта фатирыбыз приют белән янәшә иде, - дип искә ала Сәлимә апа. - Һәр килгән балага җаныңны өзеп бирерлек булып кызганып карыйсың. Азалия белән Айзиләне, әтиләре безнең авылныкы булгангамы, бик якын иттем. Мөмкинлек булганда үзебезгә кунакка да алып чыга идем. Безнең балалар белән дә дуслаштылар.
Приютны ябачаклар икән, дигән хәбәр таралгач, анда булган сабыйларның кайсын кая урнаштыру ягын карыйлар. Азалия белән Айзиләне дә балалар йортына җибәрергә әзерлиләр. Сәлимә апаның бу балаларны бер дә җибәрәсе килми, ул гынамы, аларны үзенә алу турында хыяллана башлый. Килеп карап китүчеләр дә була. Ләкин "уйларбыз, киңәшләшербез" дип киткән гаиләләр, ни сәбәпледер, кире килмиләр. Моның сәбәбе соңрак ачыклана.
- Бервакыт шулай кызларны үзебезгә алып чыккач, кызым Алинә, уйларымны укыгандай: "Бигрәк матур кызлар бит, әйдә, үзебезгә генә калдырыйк әле, әни", - диде. Моны ишетеп, бик шатландым. Аннары иң мөһиме – иремне, улымны ничек күндерим икән дип баш вата башладым. Кызым белән безнең теләккә алар да берсүзсез риза булдылар.
Документлар җыя башлагач, әлеге сер ачыла: бу кызларның балалар йортында 2 яшьлек авыру сеңелләре дә бар икән. Туганнарны гаиләгә тәрбиягә алганда аерырга ярамый, тәртибе шундый, шуңа да боларның өч бала икәнлеген белгәч, килеп караган гаиләләр кире уйлаганнар.
Сәлимә апа ике ут арасында кала: бер яктан – балалар кызганыч, икенче яктан авыру баланы ничек аякка бастырырмын дип баш вата ул:
- Кызым белән Казанга балалар йортына кечкенә Айсинәне күрергә киттек. Балалар янына кергәч, күзем белән апаларына охшатып эзләргә тотындым. Таба алмадым, ул бөтенләй аларга охшамаган булып чыкты. Колагы да ишетми, диделәр. Ышанмадым, исеме белән эндәшеп карадым, борылып карады. Кайтып иптәшемә барысын да сөйләдем. Инде иремнән уңай җавап ишетмәвемә инанган идем, ә ул: "Әйдә, алыйк анысын да. Алтын бала булыр әле ул," - диде.
Сер түгел, "Юләрләнмә, нәрсәгә кирәк сиңа болар, җитмәсә авыру да бит әле" дип кире күндерергә теләүчеләр дә була. Ләкин балаларны кызгану хисе барысын да җиңеп чыга. Өч ай буе Казанга барып укып, ярты ел буе документ җыйганнан соң гына, 2013 елда бу сабыйларның тулы хокуклы әти-әниләре булалар Бәдретдиновлар. Бу вакытта Азалиягә - 10, Айзиләгә - 9, Айсинәгә - 2,5 яшь була. Ярый ла олылары ашый-эчә беләләр дигәндәй... Ә менә Айсинә үзе кашык тотып та ашый алмый ул вакытта. Ул гына да түгел, туганнан бирле ана назы күрмәгән бу сабыйның чәйнәү рефлексы да формалашмаган була.
Иң авыр вакытларын искә алып, Сәлимә апа сөйләвен дәвам итә, ә күзеннән мөлдерәп яшь тама.
-Алга утыртуны, кочакка алуның нәрсә икәнен дә белми иде ул. Кулга алсаң, гәүдәсен артка каерып кирегә тартыла иде. Казанга дәваханәгә электричка белән барганда да янымда юл буе басып барды, берни эшләтеп булмады. Хәзер Айсинәгә 6 яшь, балалар бакчасына йөри, музыканы бик ярата, биергә дә сәләте бар, - ди ул кечкенә кызының чәчләрен сыпырып.
Әтиләре Илшатның нык җилкәсе Сәлимә апага һәрвакыт терәк булып тора. Илшат абый үзе киез итек-киез комбинатында эшли. Хезмәт стажы 30 ел. Быел комбинатның юбилее уңаеннан Премьер-министрның рәхмәт хаты, мактау гамоталары белән бүләкләнгән. Өендә дә, эшендә дә хөрмәтле кеше ул.
Бу изге эштә әнисенең уң кулы булган Алинә дә киләчәктә - үз гаиләсен коргач, йортсыз, ятим сабыйларны үзләренә сыендыру турында уйлана. "Энем белән без өйдән чыгып киткәч, әти-әнигә бик ямансу кала дип уйлаган идем. Хәзер борчылыр урын юк: куаныч-юанычлары – яннарында. Минем дә әнием шикелле шундый балаларга гаилә җылысы, ана назы бүләк итәсем килә", - ди ул, бөтен кеше дә булдыра алмый торган мондый эшкә уй-хыяллары белән уртаклашып. Изге сәгатьтә! Әле ярый дөньяда игелекле бәндәләр күбрәк дип уйлап куям.
Очрашудан кайтканда юл буе бер нәрсә күңелемә тынгылык бирмәде: кызганыч, берсеннән-берсе сөйкемле өч кыз баланың әти-әниләре исән-сау булсалар да, бу сабыйларның аларга кирәге юк. Дөрес, әтиләре килгәләп йөри, диделәр. Ә менә якты дөньяга тудыручы әниләре дүрт ел буена бер мәртәбә дә килмәгән, хәтта шалтыратып та хәлләрен белми, янына баргач та якты йөз күрсәтмәгән.
Кукмара районында 57 баланы тәрбиягә алган 32 гаилә исәптә тора. 45 гаиләдә опекага алынган 57 бала тәрбияләнә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз