Кукмарадагы “Кнавел” мари халык фольклор ансамбленең 30 еллыгы
Ансамбльне тирә-як төбәкләрдә дә беләләр
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Кукмара районының Поч.Кучук авылы мәдәният йорты каршында оешкан “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Ансамбль районда гына түгел, республикакүләм, төбәкара, илкүләм, халыкара конкурс-фестивальләрдә актив катнаша. Алар Казан, Төмән, Киров, Свердловск өлкәләрендә, Мари Эл Республикасы, Эстония һәм Финляндия кебек илләрдә чыгышлар ясадылар, беренче дәрәҗә лауреат исеме дә алдылар. Узган ел “Кнавел” ансамбле Казакъстан Республикасының Астана шәһәрендә узган Татарстан Республикасы көннәрендә дә үзенең чыгышлары белән сөендерде, дип иҗат коллективының уңышларын барлый районның “Хезмәт даны” газетасы.