news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарадагы бер сайлау участогында 75 кеше өйдә тавыш биргән

Үзара салым акчасын кызганмыйча бирәбез, ди кукмаралылар.

(Кукмара, 18 ноябрь, "Татар-информ", “Хезмәт даны”, Ризилә Корбанова). Кукмараның 1665 нче номерлы тавыш бирү участогында 1419 кеше теркәлгән.  Шулардан 75 кеше өйдә тавыш бирергә дип гариза язган, ә биш кеше алдан тавыш биреп куйган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 

Көндезге сәгать уникегә 300 кеше тавыш биргән  1665 нче номерлы тавыш бирү участогы беренче гимназия бинасында урнашкан. 

"Көндезге сәгать уникегә 300 кеше тавыш бирде, - диде участок комиссисе рәисе Әлфия Шәңгәрәева. – Халык бигрәк тә 10.30 сәгать белән 12.00 сәгать араларында күп килде. Тавыш бирүчеләрнең күбесе урта буын иде. Өлкәннәр соңрак килер дип уйлыйм, чөнки аяк асты бозлавык булган иртәнге якта юлда йөрү куркыныч бит". 
 
"Мин Степан Разин урамында яшим. Референдум буенча үз фикеремне белдереп тавыш бирдем инде, - диде Розалия Хәмәтдинова. – Соңгы елларда Кукмарабыз бары тик яхшы якка үзгәрде, юллар, тротуарлар ясалды. Халык өчен кирәкле, файдалы эшләр өчен тотыла икән, үзара салым акчасын да жәлләмичә бирәбез".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100