news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарадагы бер банк өлкәннәрне хөрмәтләде

Очрашуга килүчеләргә чәчәк орлыклары бүләк иттеләр.

(Кукмара, 16 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Россельхозбанк"ның Кукмарадагы өстәмә офисында Пенсионерлар көне үткәрелде. Әлеге очрашу тәм-томнар тулы чәй өстәле артында үтте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Өлкәннәр рәхәтләнеп аралаштылар, гармун моңына кушылып, рус, татар, мари телләрендә җырлап күңел ачтылар. Офис хезмәткәрләре исә аларны банк хезмәте, пенсионерларга бирелә торган кредит ставкалары белән таныштырдылар. Язын бакчаларына утырту өчен чәчәк орлыклары бүләк иттеләр, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot