Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада юл һәлакәтендә җәяүленең гомере өзелгән
Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган.
(Кукмара, 25 сентябрь, "Хезмәт даны"). Кукмара районы ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 сентябрь көнне 20.50 сәгатьтә Оштырма Юмья-Яңа Комар юлында транспорт һәлакәте булган. "Ситроен-4" машинасы шоферы 33 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүле һәлакәт вакытында алган имгәнүдән урында ук һәлак булган, дип яза җирле басма.
Ачыкланганча, аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган. Юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз