news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада юл хәрәкәте яшь инспекторлары көч сынашты

Район мәктәпләреннән барлыгы 22 команда килгән иде.

(Кукмара, 5 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Манзарас урта мәктәбендә юлларда балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максаты белән "Иминлек тәгәрмәче – 2018" конкурсы үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бу бәйгедә юл хәрәкәте яшь инспекторлары көч сынашты, район мәктәпләреннән барлыгы 22 команда килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә ярыштылар, каршылыклар аша велосипедта йөрү күнекмәләрен күрсәттеләр. Биремнәр катлаулы иде, тирән белем генә түгел, төгәллекне, тиз фикерләүне таләп итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Манзарас урта мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарда – Зур Сәрдек гимназиясе һәм күппрофильле лицей.

"Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр" номинациясендә - Сәрдекбаш, "Медицина өлкәсендәге уңышлары өчен" номинациясендә – Кукмара 4нче урта мәктәбе, "Иң яхшы велосипедчылар" номинациясендә - Мәчкәрә, "Иҗади конкурс" номинациясендә Кукмара 3нче урта мәктәбе командалары җиңүчеләр дип табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot