news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада юл хәрәкәте инспекторлары балаларга канцелярия товарлары тапшырды

Акция балаларны транспортта имин йөртүгә юнәлдерелгән иде.

Кукмарада юл хәрәкәте инспекторлары балаларга канцелярия товарлары тапшырды
ЮХИДИ бүлеге

(Кукмара, 4 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторлары балаларга канцелярия товарлары тапшырды. Акция балаларны транспортта имин йөртүгә юнәлдерелгән иде. Бу турыда ЮХИДИ бүлегенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

31 августта һәм 1 сентябрьдә ЮХИДИ инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре белән берлектә шәһәр урамнарында «Бала — төп пассажир!» дигән акция оештырды. Әлеге чара балаларны транспортта имин йөртүгә юнәлдерелгән иде.

Кагыйдәләрне төгәл үтәгән барлык пассажир балаларга да канцелярия товарлары җыелмасы тапшырылды.

Акция шулай ук ЮХИДИ бүлеге бинасында — халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү төркемендә дә үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot