news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада юл фаҗигасе: чит ил автомобиле елгага төшкән

Машина белән идарә иткән 36 яшьлек хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген, 29 ноябрьдә, иртәнге сәгать 07.30 тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлының беренче чакрымында юл фаҗигасе була, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара ягыннан Зур Сәрдек авылы ягына таба хәрәкәт итүче чит ил автомобиле шоферы – 1980 елгы гүзәл зат һава торышы шартларын исәпкә алмыйча, иминлекне тәэмин итүче тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшеп каплана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Юл һәлакәтендә шофер зыян күрә, район үзәк дәваханәсенә җибәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot