news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада - юл фаҗигасе

Нәтиҗәдә йөртүче һәм ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла.

(Кукмара, 8 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 6 июньдә 3.20 сәгатьтә Кукмара-Шәмәрдән юлында куркыныч юл фаҗигасе була, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Шәмәрдән ягыннан килүче чит ил автомобиле шоферы тиешле тизлекне сакламау аркасында юл кырыена төшеп каплана. Нәтиҗәдә йөртүче һәм ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла.

Юлларда куелган кагыйдәләрне үтәп, игътибарлы һәм сак булыгыз сорала!

news_right_1
news_right_2
news_bot