Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада җәйге каникулларда 310 укучы төрле урыннарда эшли
Быел Кукмарада җәйге каникуллар вакытында 470 баланы эш белән тәэмин итү каралган.
(Кукмара, 15 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова). Быел Кукмарада җәйге каникуллар вакытында 470 баланы эш белән тәэмин итү каралган. Бүген 310 укучы төрле өлкәләрдә хезмәт куя, дип яза җире басма сайты.
- Быел җәйге каникуллар вакытында 14-18 яшьлек 470 баланы эш белән тәэмин итү каралган. Өчьяклы килешү нигезендә ( мәшгульлек үзәге – оешма – район Башкарма комитеты ) 310сы инде хезмәт куя. Шул исәптән Кукмара 4нче мәктәбе, Нырья, Урта Комар, Зур Кукмара, Пычак мәктәпләре укучыларны үзләренең участокларында эшләтәләр. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә июль аенда – 5, августта шулай ук 5 бала эшләячәк, - дип сөйләде район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әсхәт Җиһаншин. – Хезмәт хакын оешмалар үзе түли, безнең үзәк тарафыннан һәр балага аена 1275 сум исәбеннән өстәмә матди ярдәм каралган.
Урта Комар мәктәбе директоры Владимир Михайлов белән элемтәгә кереп, укучыларның ни белән шөгыльләнүе турында сораштык. Мәшгульлек үзәге аша биредә 10 бала хезмәт куя икән.
- Мәктәп яны участогында чүп үләннәре утыйлар, яшелчәләргә су сибәләр. Атнага 5 көн берәр сәгать дәвамында эшлиләр. Билгеле, алар үзләре генә түгел, мәктәп коллективы да зур тырышлык куя, - диде директор.
Биредә ниләр генә үстермиләр икән: быел 2050 төп кәбестә, 15 сутыйга якын җирдә суган утыртканнар, кыяр, чөгендер, сарымсак... Ике теплицада помидорлар өлгергән.
- Мәктәп ашханәсен яшелчәләр белән тулысынча тәэмин итәбез, кышка кыяр, помидорлар тозлыйбыз. Үткән елда 200 литр татлы кайнатма әзерләгән идек, - дип дәвам итте сүзен Владимир Леонтьевич. - Уңышның артыгын сатып, акчасын мәктәп кирәк-яракларына тотабыз. Участокта гөлҗимеш үсә, аны да җыеп сатабыз. Дару үләннәре үстереп киптерәбез. Тырнак гөле (календула) чәчәкләрен район, республика ярминкәләрендә халык бик теләп ала. Быел күпьеллык валериана үләнен утыртырга булдык. Мондый эшкә яңадан тотындык, дисәк тә була, чөнки аны моңарчы үстерү тәҗрибәбез бар иде инде. Бу үләнгә сорау булырмы – әлегә белмибез.
Укучылар биредә бакчачылык эшен яратырга, мул уңыш алырга өйрәнеп үсәләр, димәк.
Пычак мәктәбендә шулай ук килешү нигезендә 10 үсмер бала эшли икән. Директор урынбасары Регина Минемуллина әйтүенчә, барысы да аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Кичке сәгать алтыдан соң, бер сәгатькә килеп, су сибәләр, диде ул.
Җәйге каникуллар тиз үтеп китә. Һәр бала өчен файдалы узсын, яңа уку елына якты тәэсирләр белән, көч һәм ял алып килсеннәр иде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз