news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада җәйге каникулларда 270 яшүсмер эшкә урнаштырылган

Алар районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куйган.

Кукмарада җәйге каникулларда 270 яшүсмер эшкә урнаштырылган
Лилия Нургалиева

(Кукмара, 7 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәлахетдинова). Җәйге каникулларда Кукмарада 270 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Алар килешү нигезендә районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куйган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Без район мәгариф идарәсе, белем бирү учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Узган ел 1715 яшүсмер һәм яшь кешегә һөнәр сайлау юнәлешендә хезмәт күрсәттек. Үзәк белгечләре укучыларга һәм яшьләргә елга берничә тапкыр хезмәт базарында нинди һөнәрләрнең кирәк булуы хакында презентацияләр үткәрәләр, әңгәмә, тест һәм тренинглар уздыралар. 14-18 яшьлекләрне җәйге чорда эш белән тәэмин итү максатында узган ел – 470, ә быел 270 егет һәм кыз эшкә урнаштырылды", - дип сөйләде район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100